Башта китапханә «Изба-читальня* дип аталган. Шунда белем агарту юлында беренче булып Ишавыл җидееллык мәктәбен тәмамлаган Зарипов Бари эшләгән. Ул чакта китапханәнеңтөп максаты - авыл халкы арасында наданлыкны бетерү иде. Газета, журналлар шактый күп булган, ә китаплар җитешмәгән, татар телендә китаплар Казаннан бибколлектор аша килә булган. Китапханә салкын, ярым-ка-раңгы бинада булуга карамастан, яше-карты кызыгып, шунда белем алырга, дөньяга карашын киңәйтергә йөргән.
Сугыш баш лангач Зарипов Барины фронтка алалар, китапханәдә Фаттахова Сафия эшли башлый. Сугыштан соң Фаттахов Диан китапханәне җитәкли. Анардан соң биредә Моклокадан Садыкова Хәмдия, Бадреева Изилә, Мөте-равылдан Сейфуллина Ша-фиха да эшләделәр.
Бозлау китапханәсендә мин үзем дә 18 ел хезмәт иттем. Салкын бүлмәне җылыттым, ремонт ясаттым, өлкәдән китапкиштәләрекитерттем. Татарча китаплар
ны Казаннан үзем барып ала идем. Уразаеыл китап кибетеннән сатып алып та татарча китаплар санын арттырдым. Акча белән колхоз
ярдәм итә иде. Мин эшләгән елларда, партиянең кушуы буенча, китап һәрбер өйгә, һәрбер фермага, бригадага, мастерскойга җитәргә тиеш иде. Һәм без бу максатка ирештек тә.
Китаплар күтәреп җәяү атнага бер Тукайга, Ишавыл-га йөредем. Һәр өйгә кереп китаплар алмаштыра, заказлар үти идем.
Алтмышынчы, җитмешенче елларда халык китап уку белән бик мавыга иде. Укучылар саны 1957-елда 450 кеше булса, 1965-елдаинде 1100 кешегә җитте.Укучылар саны арткач китапханәгә икенче штат бирелде һәм Фатыхова Галия балалар белән эшли башлады. Еллык китап әйләнеше1965-елда 12000 данәгә җитте. Бригадаларда, фермаларда, мастерскойларда китап күргәзмәләре оештыра идек, күп актуаль темаларга әңгәмәләр үткәрдек, күчмә китапханәләр оештырдык.
Мин эшләгән елларда Абдуллин Сафа, Талипов Диан, Каримова Афифә, Иль-ясова Рәисә, Фаттахов Диа-н.Салихжанов Әхмәтҗан, Закиров Гаяз, Шәйдуллин Хәмзә, ФаттаховаАфия, Ша-кирова Сәрия, Салихжанов Рамил, Сунгатуллин Шамил, Бядутов Салих, ЮсиповЗиннур һәм башкалар иң актив укучылар иделәр. Аларның күбесе әле дә китапханәгә йөриләр.
Миннән соң китапханәдә Ш.Арибжанов, А.Магжано-ва, Р.Усманова, Г.Исхакова, Р.Ганеева, Ф.Загидуллина, З.Абдуллина эшләделәр. Хәзер Нафеева Адилә
күп еллар инде китапханәдә намус белән хезмәт итә.
1997-елда китапханә
авыл мәдәният йортына
күчерелде. Бинаҗылы, якты,
китаплар да күп, төрле те-
маларга китап
күргәзмәләре эшләнгән.
Укучыларны Адилә һәрвакыт
ачык чырай белән каршы
ала.
Шулай итеп авыл китапханәсе инде җиде дистә ел белем агарту юлында изге хезмәт башкарып килә.
Садек МАГЖАНОВ, «Туган як»ның штаттан тыш хәбәрчесе Ишавыл