Главная | Регистрация | Вход
Базлово
Меню сайта
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 123
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Июль 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Главная » 2009 » Июль » 6 » Бозлауга 400 ел
    Бозлауга 400 ел
    00:25

       Татар авыллары арасында бозлаулылар авыл юбилеен беренчеләрдан булып бәйрәм ит­теләр. Бик җитди әзерләнгәннәр, куп эшләр башкарганнар - бу хакта Туган як" битләрендә языл килдек. Бәйрәм уртаклашырга Мәскәүдән, Түбән Новгородтан, Дзержинсктан, күрше районнар­дан кунаклар күпләп килгәннәр. Алар арасында авыллар мәхәлләләре дин әһелләре да байтак иде.

    "Бозлау җирләренә беренче булып 17 хезмәтчел татар килеп урнаша. Аларга тугызар чыбык җир бирелә. Менә шушы җир бирү факты архив документла­рында теркәлгән. Авылның яшен санаганда без шушы документ­ларга таяндык", - дип сөйләде тарихчы-галим Алимҗан ага Орлов.

    Бәйрәм тәкбирдән башлан­ды. Кунаклар, авыл халкы тәкбир әйтеп каберлекләргә бардылар. Анда алар авылга нигез салучы­лар, борынгы бабайлар рухына дога кылдылар, намаз укыды­лар. Шуннан соң иске мәчет яны­на кайттылар. Биредә махсус сәхнәдән боэлаулыларны авыл­ның 400 еллыгы белән ахун Ма­рат хәзрәт, өлкә диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт, Россиянең Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынба­сары Әнәс хәзрәт Садретдинен», Зиннур хаҗи Хәсәнов, район башлыгы В.Ю.Евдокимов, өлкә Законнар чыгару җыены депута­ты ярдәмчесе В.Ю.Шанин. та­рихчы, галим А.М.Орлов бәйрәм белән тәбрикләделәр. Алариың чыгышларының төп фикере -авылларыбызны саклап калу. "Иман, тел, гореф-гадәтләребез барысы да авылда саклана", -диде үз чыгышында Гаяз хәзрәт.

    Бозлау байларының, гомумән Бозлау халкының юмартлыгын, туган авылларына карата күңел­ләрендә чын мәхәббәт яшәвен күрдем мин ул көнне. Бәйрәмгә әзерләнгәндә авылны төзек­ләндерү буенча байтак эшләр башкарылган. 79 бозлаулы хәллә­реннән килгән кадәр бу эшкә акчалата өлеш керткәннәр. Авыл юбилеен уздыру идеясен район башлыгы В.Ю.Бядокимов та хуплый һәм администрация үзе 200 мең сум акча бирә. Өлкә Законнар чыгару җыены депу­таты В.А.Антипов - 50 мең сум, Мәскәүлең Тарихи мәчетеннән 30 мең сум килә. Динебезне саклауга, мәчетләрне, авылны төзекләндерүгә куйган хезмәт-ярдәм күрсәтүчеләрне диния нәзарәте Рәхмәт хатлары һәм истәлекле  бүләкләр  белән

    бәйрәмгә Җәфәр хаҗи Фәйз-рәхманов һәм Мәскәүдә Т. Новго­род татарлары якташлыгының попечительләр советы рәисе Мансур Хакимов та буш кул килмәгәннәр. Җәфәр хаҗи Рос­сиянең Европа өлеше мөселман­нары диния нәзарәте исеменнән Спас шәфкать йортына кер юу машинасы, ә Мансур Салахутдинович Бозлау администрация­сенә телевизор бүләк иттеләр.

      Тантана тәмамлангач авыл мөселманнары һәм кунаклар мәчеткә кереп өйлә намазы укы­дылар, аннан соң Бозлауга нигез салучылар рухына суелган кор­бан ашын авыз иттеләр. Гомумән Бозлау тарихы турында әлегә аерым китап юк, әмма аның белән кызыксынучылар күренә инде. Алимҗан абый Ор­лов чыгыш ясагач, аның эзләнү­ләре белән танышырга теләү­челәр булды. "Документлар бар. Эзләргә, эшләргә кирәк. Әлегә без бары тик Петрякс, Бозлау, СафаҗаЙ - Собачий Остров ата­малары каян килеп чыкканны һәм нәрсә аңлатканны гына төгәл бел­мибез. Эзләнүләрне дәвам итү­челәр табылыр дип уйлыйм", -диде уз чыгышында Алимҗан Мустафинович.

    Түбән Новгород Җәмигъ мәче­те идарәсе белән бер төркем тарихчылар тыгыз хезмәттәш­лектә иделәр. Алар Түбән Новго­род татарлары, мөселман мәхәлләләре тарихын өйрәнүгә зур өлеш керттеләр. Авыл юби­леенда бу тарихчыларның бер­сенең дә булмавы бераз гаҗәпл­әндерде бәйрәмдә катнашучы­ларны.

    Шул ук көнне, күптәнге тради­цияне дәвам итеп Бозлауда мил­ли бәйрәм - Сабан туе үткәрел­де. Көн кичкә авыша башлагач авыл халкы машиналарга уты­рып мәйданга агылды.

    Мәйдан авылдан читтәрәк, иркен тау битендә- Яшел келәм кебек үлән өстендә көрәш мәйда­ны, Казан артистлары өчен мах­сус сәхнә. Сәүдә нокталары да җәелеп урнашкан.Бәйрәм район башлыгы килү белән тәбрик сүзләреннән башланды. Мәскәү кунаклары Әнәс хәзрәт, Мансур хаҗи һәм Җәфәр хаҗи мөфти Равил Гайнетдинның юбилей тәбрикләрен җитҗиткерделәр, динебезне, татарның милли традицияләрен үстерүгә куйган хезмәтләре өчен район җитәкчесе Владимир Евдокимовны, аның ярдәмчесе Рамил Салихҗановны Россия мөфтиләр советының медальләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Авыл башлыгы Али Аймасов исеменә дә рәхмәт сүзләре күп булды- Тагын бер кабат спонсорларга, юбилей  чыгымнарын уртаклашучы авылдашлар, өлкә, район хакимиятләое исемеңә рәхмәтләр яңгырады   "Без бергә булганда барысын да булдыра алабыз. Бозлауга 400 ел булса да, бу көннәрне ул яшәреп яңарып киткән кебек".

    Бүгенге эшләребезгә борынгы бабаларыбыз, мәрхүмнәрнең рухы сөенгәндер. Бозлау мең яшәсен! - диде Рамил Салихҗанов.

    Бәйрәмне татарча көрәш һәм Казан артистлары концерты би­зәде. Яшьләр аяклары талганчы дискотекада биеде.

    Бозлауның юбилеен сабан­туй батыры исемен Суыксу егете Рушан Рамазане* яулады.

     
    Газета "Туган Як" от 19.06.2009




    Просмотров: 1277 | Добавил: bazlovo | Рейтинг: 0.0/0 |
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *: