Әби-бабайларның сөйләве буенча, моннан 500-550 ел элек Кәрәмәт елгасы буенда (Ишавыл-дан 500 метр читтәрәк) чуашлар яшәгән. Хәтта чуаш авылы да булган, диләр. Шулай ук алар Бозлау авылының төньягында, елга буенда да урынлашкан булганнар. Чу-ашларның каберлекләре бире бүгенге көнгә кадәр саклана. Бабайлар әйтүенчә, чуаш юлы буенча Бозлау, Ишавыл халкы
Масловкага, Спаскига йөргәннәр. Урманнар, болыннар җәелеп яткан бу матур җирләрдә торф катламнары да табылган.
Чуашлар җир эшкәрткәннәр, балык тотканнар, терлек асраганнар, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Чабата үреп, тире эшкәртеп, киндер тукып үзләренә кием теккәннәр.
Кәрәмәт елгасының башында чуашлар зур кое казыган булганнар. Ул коены агачтан бурап эшләгәннәр. Коеның суы Кәрәмәткә дә агып торган. Бабаларыбыз шул 2-2,5 метр тирәнлектәге коены чистартып, яңартып торганнар. Ишавыл халкы аңа Кәрәмәт коесы дип исем биргән. Бу коеның суы йомшак һәм файдалы.
Кәрәмәт коесыннан ерак түгел Ишавыл "Кызыл Йолдыз" колхозының атлар каралтысы урынлашкан иде. Анда ике йөзгә якын ат асрадылар. Ат караучылар авыл халкы атлар җигеп Кәрәмәт коесыннан мичкәләр белән су алалар иде.
Кәрәмәт коесына каршы киң болын җәелеп ята. Чуашлар шул болында төрле уеннар уйнаганнар, ярышлар үткәргәннәр. Әмма ни сәбәптәндер алар бу җирләрне ташлап киткәннәр, Воротынец районының Васильсурский авылына күчеп урынлашканнар, кайберләре Сора елгасы буендагы Кызыл читай районының Шуле авылында төпләнгәннәр. Ишавыллылар Шулегә ашлык сатарга барганда андагы картлар: "Безнең бабаларыбыз сезнең Кәрәмәттән", - дип әйтәләр икән.
Чуашлар озак еллар Кәрәмәттәге каберлекләргә йөргәннәр, әби-бабалары-ның рухына дога укыганнар.
Ишавыл халкы быел шушы Кәрәмәт болынында Сабан туе үткәрде. Бәйрәм бик күңелле узды. Киләчәктә дө сабан туйлары шушы матур болында үтәр дип өметләнәм.
Садек МАГҖАНОВ.
Ишавыл.
Газнта "Туган Як" 04.08.06
|