Татар авыллары арасында бозлаулылар авыл юбилеен беренчеләрдан булып бәйрәм иттеләр. Бик җитди әзерләнгәннәр, куп эшләр башкарганнар - бу хакта Туган як" битләрендә языл килдек. Бәйрәм уртаклашырга Мәскәүдән, Түбән Новгородтан, Дзержинсктан, күрше районнардан кунаклар күпләп килгәннәр. Алар арасында авыллар мәхәлләләре дин әһелләре да байтак иде.
"Бозлау җирләренә беренче булып 17 хезмәтчел татар килеп урнаша. Аларга тугызар чыбык җир бирелә. Менә шушы җир бирү факты архив документларында теркәлгән. Авылның яшен санаганда без шушы документларга таяндык", - дип сөйләде тарихчы-галим Алимҗан ага Орлов.
Бәйрәм тәкбирдән башланды. Кунаклар, авыл халкы тәкбир әйтеп каберлекләргә бардылар. Анда алар авылга нигез салучылар, борынгы бабайлар рухына дога кылдылар, намаз укыдылар. Шуннан соң иске мәчет янына кайттылар. Биредә махсус сәхнәдән боэлаулыларны авылның 400 еллыгы белән ахун Марат хәзрәт, өлкә диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт, Россиянең Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Әнәс хәзрәт Садретдинен», Зиннур хаҗи Хәсәнов, район башлыгы В.Ю.Евдокимов, өлкә Законнар чыгару җыены депутаты ярдәмчесе В.Ю.Шанин. тарихчы, галим А.М.Орлов бәйрәм белән тәбрикләделәр. Алариың чыгышларының төп фикере -авылларыбызны саклап калу. "Иман, тел, гореф-гадәтләребез барысы да авылда саклана", -диде үз чыгышында Гаяз хәзрәт.
Бозлау байларының, гомумән Бозлау халкының юмартлыгын, туган авылларына карата күңелләрендә чын мәхәббәт яшәвен күрдем мин ул көнне. Бәйрәмгә әзерләнгәндә авылны төзекләндерү буенча байтак эшләр башкарылган. 79 бозлаулы хәлләреннән килгән кадәр бу эшкә акчалата өлеш керткәннәр. Авыл юбилеен уздыру идеясен район башлыгы В.Ю.Бядокимов та хуплый һәм администрация үзе 200 мең сум акча бирә. Өлкә Законнар чыгару җыены депутаты В.А.Антипов - 50 мең сум, Мәскәүлең Тарихи мәчетеннән 30 мең сум килә. Динебезне саклауга, мәчетләрне, авылны төзекләндерүгә куйган хезмәт-ярдәм күрсәтүчеләрне диния нәзарәте Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бәйрәмгә Җәфәр хаҗи Фәйз-рәхманов һәм Мәскәүдә Т. Новгород татарлары якташлыгының попечительләр советы рәисе Мансур Хакимов та буш кул килмәгәннәр. Җәфәр хаҗи Россиянең Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәте исеменнән Спас шәфкать йортына кер юу машинасы, ә Мансур Салахутдинович Бозлау администрациясенә телевизор бүләк иттеләр.
Тантана тәмамлангач авыл мөселманнары һәм кунаклар мәчеткә кереп өйлә намазы укыдылар, аннан соң Бозлауга нигез салучылар рухына суелган корбан ашын авыз иттеләр. Гомумән Бозлау тарихы турында әлегә аерым китап юк, әмма аның белән кызыксынучылар күренә инде. Алимҗан абый Орлов чыгыш ясагач, аның эзләнүләре белән танышырга теләүчеләр булды. "Документлар бар. Эзләргә, эшләргә кирәк. Әлегә без бары тик Петрякс, Бозлау, СафаҗаЙ - Собачий Остров атамалары каян килеп чыкканны һәм нәрсә аңлатканны гына төгәл белмибез. Эзләнүләрне дәвам итүчеләр табылыр дип уйлыйм", -диде уз чыгышында Алимҗан Мустафинович.
Түбән Новгород Җәмигъ мәчете идарәсе белән бер төркем тарихчылар тыгыз хезмәттәшлектә иделәр. Алар Түбән Новгород татарлары, мөселман мәхәлләләре тарихын өйрәнүгә зур өлеш керттеләр. Авыл юбилеенда бу тарихчыларның берсенең дә булмавы бераз гаҗәпләндерде бәйрәмдә катнашучыларны.
Шул ук көнне, күптәнге традицияне дәвам итеп Бозлауда милли бәйрәм - Сабан туе үткәрелде. Көн кичкә авыша башлагач авыл халкы машиналарга утырып мәйданга агылды.
Мәйдан авылдан читтәрәк, иркен тау битендә- Яшел келәм кебек үлән өстендә көрәш мәйданы, Казан артистлары өчен махсус сәхнә. Сәүдә нокталары да җәелеп урнашкан.Бәйрәм район башлыгы килү белән тәбрик сүзләреннән башланды. Мәскәү кунаклары Әнәс хәзрәт, Мансур хаҗи һәм Җәфәр хаҗи мөфти Равил Гайнетдинның юбилей тәбрикләрен җитҗиткерделәр, динебезне, татарның милли традицияләрен үстерүгә куйган хезмәтләре өчен район җитәкчесе Владимир Евдокимовны, аның ярдәмчесе Рамил Салихҗановны Россия мөфтиләр советының медальләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Авыл башлыгы Али Аймасов исеменә дә рәхмәт сүзләре күп булды- Тагын бер кабат спонсорларга, юбилей чыгымнарын уртаклашучы авылдашлар, өлкә, район хакимиятләое исемеңә рәхмәтләр яңгырады "Без бергә булганда барысын да булдыра алабыз. Бозлауга 400 ел булса да, бу көннәрне ул яшәреп яңарып киткән кебек".
Бүгенге эшләребезгә борынгы бабаларыбыз, мәрхүмнәрнең рухы сөенгәндер. Бозлау мең яшәсен! - диде Рамил Салихҗанов.
Бәйрәмне татарча көрәш һәм Казан артистлары концерты бизәде. Яшьләр аяклары талганчы дискотекада биеде.
Бозлауның юбилеен сабантуй батыры исемен Суыксу егете Рушан Рамазане* яулады.
Газета "Туган Як" от 19.06.2009
|